Шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык 1 апрельдән башлана һәм май ахырына кадәр дәвам итәчәк
26 апрельдә Казанда шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумшәһәр өмәсе узачак, ә 1 апрельдән 31 майга кадәр икеайлык узачак. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Икеайлык һәм гомумшәһәр өмәсе вакытында юллар, ишегаллары, бакчалар, парклар һәм скверлар чүп-чардан чистартылачак, контейнер мәйданчыклары тәртипкә китереләчәк, агачлар һәм куаклар утыртылачак һ. б.
Узган ел икеайлыкта гомуми мәйданы 22,5 млн кв.м булган урамнарны, юл буендагы 17 млн кв.м яшел зоналарны һәм 5,8 меңнән артык ишегалларын тәртипкә китергәннәр. Полигоннарга 294 мең кубометр төрле калдыклар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга шәһәр халкы һәм предприятие һәм оешма хезмәткәрләре кушылды.