В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул ук көнне Горки-Әмәт урманында һәм Комсомол күле янында, Җиңү һәм Горький паркларында акцияләр оештырыла.
Фото: Денис Гордийко
1 нче апрельдә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланды. Узган еллардагы кебек үк, җәмәгать киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле булып кала. Сәнәгать предприятиеләре, гараж кооперативлары, сәүдә объектлары, автозаправка станцияләре территорияләренә аерым игътибар биреләчәк.
Ике айлык һәм гомумшәһәр җыештыру өмәсе вакытында ишегалларын, бакчаларны, паркларны һәм скверларны чүп-чардан чистартачаклар, контейнер мәйданчыкларын тәртипкә китерәчәкләр, агачлар һәм куаклар утыртачаклар һ.б. Май аенда кыш дәвамында тупланган пычрактан 22 млн кв. метрдан артык озынлыктагы юлларны чистарту планлаштырыла.
Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә өмәләр 19 нчы апрельдә Лядской бакчасындагы акциядән башлана. 22 нче апрельдә Горки-Әмәт урманын, Җиңү һәм Горький паркын, Комсомол күле яр буен тәртипкә китерергә ниятлиләр. 29 нчы апрельдә өмәләр Рус-Алман Швейцариясендә, Салават Күпере, Тинчурин исемендәге һәм Урицкий исемендәге паркларда, «Фестиваль» бульварында һәм «Казан» гаилә үзәге янында узачак. 13 нче майда Казансу яр буен җыештыру планлаштырыла. Һәр чараның үз форматы булачак: казанлылар үсемлекләр утырта, навигацияне уйлап бетерә, җыештыруны велосипед ярышы белән берләштерә һәм электр приборларын эшкәртүгә тапшыра алачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда гомумшәһәр өмәсендә 60 меңгә якын кеше, шәһәрнең 1030 предприятиесе һәм оешмасы хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 17 мең кубометр чүп-чар җыелды.