Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2021, 15:26

Казанда «Корбан-фест» гомумшәһәр бәйрәме узачак

Программада – иҗади мастер-класслар, шигырьләр башкару, анимацияле тамаша, велошоу һәм башкалар.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). 20-нче июль көнне Казанда Горький исемендәге паркта «Корбан-фест» зур гаилә фестивале узачак. Кунакларны бай бәйрәм программасы көтә: мастер-класслар, нашидлар һәм шигырьләр башкару, анимацияле тамаша, велошоу һәм башкалар.

Паркта «Заманнар бәйләнеше – үткән, бүгенге, киләчәк» темасы кысаларында өч күңел ачу зонасы оештырылачак.

Беренче мәйданчыкта балалар өчен мастер-класслар узачак. Аларны бисер һәм стразлар белән открыткалар бизәргә, агач брошкалар һәм күн беләзекләр ясарга өйрәтәчәкләр, аквагрим, твистинг (махсус шарлардан фигуралар ясау) буенча дәресләр үткәреләчәк. Теләүчеләр шулай ук спорт эстафеталарында катнаша алачак.

Икенче зонада килүчеләр өчен мехенди буенча мастер-класслар, гипс сыннарын буяу, балчыктан эшләнмәләр ясау булачак. Шулай ук биредә балалар агач уенчыклар белән уйный, сабын тамашасы карый, аниматорлар белән һәм башка бик күп нәрсәләр белән шөгыльләнә алачак.

Өченче мәйданчыкта киндердә акрил һәм текстур паста белән зур картина ясау буенча мастер-класс узачак. Шулай ук теләүчеләр өчен нейро рәсем ясау буенча дәрес үткәреләчәк. Моннан тыш, мәйданчыкта балалар өчен интеллектуаль уеннар, фәнни шоу, ракета җибәрү һәм призлар уйнату оештырыла.

Бәйрәм 13:00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар