Программада – балалар өчен уен зонасы, лекторий, фудкорт һәм китап базары.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). 1 сентябрьдә Казан милли тикшеренү техник университеты –Казан авиация институтының Четаев ур., 18а адресы буенча урнашкан 8-нче уку бинасында студентлар, яшьләр һәм барлык казанлылар өчен “Беренче класс” Гомумшәһәр яшьләр бәйрәме үтәчәк.
Чара программасында: лекторий, фудкорт, китап базары, спорт мәйданчыгы, музыкаль төркем чыгышы. Белем көне уңаеннан уздырылган бәйрәм кысаларында балалар өчен “edutainment” (уен аша белем алу) форматында программа оештырыла, аның ярдәмендә уен формасында балаларда фән турында беренче күзаллаулар булдырыла.
Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан милли тикшеренү техник университеты –Казан авиация институтының җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.