В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10 кеше текстында бер хата да булмаган.
(Казан KZN.RU, 17-нче сентябрь). “Яз, Казан!” диктанты нәтиҗәләре буенча 15 студент “отличник” булды. 10 кеше абсолют җиңүче булды – аларның текстларында бер хата да булмаган.
“Яз, Казан!” диктанты узган атнада “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестиваль кысаларында ике мәйданчыкта – КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтында һәм Үзәк китапханәдә үтте. “Деревянная Казань” дип исемләнгән текстны КФУда аның авторы, дәрәҗәле премияләр лауреаты, танылган язучы, Казан университетында белем алган Гүзәл Яхина укыды.
Казан университетының беренче һәм икенче курсында укучы 172 студенты диктантны КФУда язды, тагын 60-ка якын кеше – Үзәк китапханәдә. 17 кеше “отличник” булды, шуларның 15-се диктантны КФУда язды, 10-сының текстында бер генә хата да булмаган.
КФУ мәйданчыгында “Яз, Казан!” диктанты “Аксенов-фест” кысаларында даими рәвештә узар, дип планлаштырыла, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.