Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.02.2021, 12:58

2020 елда Казанда парк зоналарының гомуми мәйданы 20 гектарга артты

Агымдагы елда тагын җиде иҗтимагый киңлекне төзекләндерү һәм Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруга керешү планлаштырыла.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Алинә Бережная). Быел Казанда җиде иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырыла, шул исәптән 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе янындагы Акчарлак күлен, «Салават күпере» торак комплексында паркны, Толстой скверы, Спорт паркы, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында дүрт яңа паркны проектлау. «Стратегияне гамәлгә ашыру көчле сәламәтләндерү эффекты бирәчәк һәм безнең республика башкаласын экология планында дөнья дәрәҗәсенә чыгарачак», – дип хәбәр итте бүген шәһәр Ратушасында узган дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.

2020 ел йомгаклары буенча, Казанның парк зоналары 20 гектарга арткан. Бүген шәһәрдә 432 гектар мәйданлы 145 парк һәм сквер бар. «Узган ел 2 км озынлыктагы Түбән Кабан күленең яр буе зонасы төзекләндерелде. Биредә барбекю зонасы, амфитеатр, футбол кыры, тренажерлары булган спорт мәйданчыгы, көймәләр һәм катамараннар прокаты, ишкәк ишү спорт төрләре базасы, 200 м озынлыктагы, күл тирәли 5 чакрымлы җәяүлеләр маршрутын колачлаган асылмалы җәяүлеләр күпере барлыкка килде, – дип искәртте шәһәр башлыгы.

Элеккеге «Казан» милли-мәдәни үзәге янындагы территорияләр төзекләндерелгән. Җиңү паркында Азат итүче сугышчыга һәйкәл куелган, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган. Миллениум күпере янында уникаль, Россиядә иң зур, «Урам» экстрим-паркы төзелгән, аның мәйданы 22,4 мең кв.м. Моннан тыш, шәһәрнең иң борынгы паркларының берсе – «Черек күл»не төзекләндерүнең өченче этабы башлана.

Шәһәрнең 70 үзәк урамын яшелләндерү буенча зур эш башкарылган, аларда 7770 агач утыртылган һәм 2600 агач күчереп утыртылган. Әмәт магистраленең тау битләрен яшелләндерү эше башкарылган. «Тулаем алганда, хисап елы нәтиҗәләре буенча, шәһәр территориясендә 43 мең агач, 35,5 мең куак һәм 35 мең квадрат метрдан артык чәчәклек утыртылды», – дип сөйләде Илсур Метшин.

2021 елда җиде иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырыла, шул исәптән, Түбән Кабан күле яр буе, «Черек күл» паркы, 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе янындагы Акчарлак күле, «Салават күпере» торак комплексындагы парк, Толстой скверы, Спорт паркын төзекләндерү планлаштырыла, дип сөйләде Илсур Метшин.

Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда шәһәр алдында мөһим бурыч булып Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру тора. Ул, Зәңгәр күлләрдән Иделгә кадәр җәелеп, 68 км озынлыктагы һәм 3 мең гектарга якын мәйданлы территорияне үз эченә ала. Стратегия 12 паркны төзекләндерүне күздә тота. 2021 елга дүрт «Манзара», Спорт, Савин һәм Рус-Немец Швейцариясен проектлау планлаштырылган.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясе, 24.02.2021
Видеорепортаж
24.02.2021 13:31
Илсур Метшин «2020 елга Казанның 20 максаты» программасының үтәлеше турында хисап тотты
Барлык яңалыклар