В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Хәтерсез» хуҗаларга югалткан әйберләренең 85 проценты кире кайтарылган
Октябрь аенда Казан метросында пассажирлар 200 дән артык әйбер онытып калдырган. «Хәтерсез» хуҗаларга югалткан әйберләренең 85 проценты кире кайтарылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Гадәти булмаган әйберләр арасында туй балдагын, кәләшнең чәчәк бәйләмен, хезмәт кенәгәсен күрергә була. Метрода казанлылар шулай ук сумкаларын, телефоннарын, колакчыннарын, ачкычларын онытып калдырган.
Әйберләрне югалткан очракта, түбәндә күрсәтелгән телефон номеры аша «кайнар линия» хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин:
+7(843)533-70-61;
Диспетчерлык хезмәтләренең телефон номерлары:
метрополитен – +7 (843)533-70-61;
трамвай депосы – +7(843)273-93-84;
1 нче номерлы троллейбус депосы – +7(843)570-91-13;
2 нче номерлы троллейбус депосы – +7(843)277-05-83.