В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче дәрес пешү һәм туңу вакытында медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә багышланган
Фото: «Сәламәт балачак территориясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче ноябрь). Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Ата-аналар мәктәбе» белем бирү лекторие ачылды. Анда белем алырга 100 дән артык кеше язылган.
Лекторийда беренче дәрес медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә багышланган. Әйтик, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларның ата-аналарына ашыгыч ярдәм килгәнче пешкән, туңган һәм сынган урыннар булса нишләргә кирәклеге турында сөйләгәннәр. Игътибар теориягә генә түгел, практикага да бирелгән. Бәхетсезлек очрагында килеп чыгарга мөмкин булган гамәлләр манекенда эшләнгән.
Проект «Игелекле Казан» проекты кысаларында «Сәламәт балачак территориясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы башкаласының Совет районы «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.