Бәяне Казан Мәгариф идарәсенең иҗтимагый советы базасында оештырылган комиссия үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). 2020 елда Казанның мәгариф учреждениеләре күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләренең сыйфатына бәйсез бәя бирәчәк. Бәяне, бәйсез экспертларны җәлеп итеп, Казан Мәгариф идарәсенең иҗтимагый советы базасында оештырылган комиссия үткәрәчәк. Хәзерге вакытта мәгариф өлкәсендә оешмалар белән хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләүгә әзерлек эшләре алып барыла.
Комиссия мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында, шулай ук өстәмә белем бирү оешмаларында белем бирү хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын бәяләячәк.
Мәгариф учреждениеләре социаль хезмәт күрсәтүне оештыру турындагы мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем куллана алырдай булуы, социаль хезмәтләр күрсәтү шартларының уңайлылыгы, шул исәптән хезмәт күрсәтүне көтү вакытының уңайлылыгы, социаль хезмәт күрсәтү оешмасы хезмәткәрләренең әдәплелеге, ачык күңелле булуы, хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатыннан канәгать булу, шулай ук инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүнең уңайлы булуы кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Мәгариф идарәсендә.
Бәйсез бәяләү нәтиҗәләре bus.gov.ru сайтында басылып чыгачак. Казанлылар шунда ук һәр учреждение буенча фикерләрен калдыра алачак.