Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2024, 17:14

«НУР» фестиваленең белем бирү программасы Татарстан Милли китапханәсендә эшләячәк

Лекцияләрдә рәссамнар һәм кураторлар медиасәнгатьнең үсеше турында сөйләячәк һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачак

Фото: «НУР» медиасәнгать фестивале

24-26 нчы майда Казанның берничә мәйданчыгында «НУР» халыкара медиасәнгать фестивале узачак. Казанлыларны һәм ТР башкаласы кунакларын танылган рәссамнардан күргәзмәләр һәм инсталляцияләр, TON кичәсе, шулай ук белем бирү программасы көтә.

Әйтик, ТР Милли китапханәсендә лекцияләр, дискуссияләр һәм artist talks планлаштырылган. Чараларның спикерлары – эре мультимедиа студияләренә нигез салучылар, сәнгать белгечләре, рәссамнар, кураторлар һәм башка экспертлар. Алар медиасәнгатьнең үсеше турында сөйләячәкләр, шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр.

Белем бирү программасы белән бәйле чаралар сериясе 24 нче майда старт ала. 11:00 сәгатьтә арт-директор Василий Швецов «Клиентлар белән бергә ничек хулиганлык итәргә» дигән темага лекция укыячак. Ул соңгы елларда Россиядә арт-дирекшенның ничек үзгәрүе турында сөйләячәк. Лекциядә базарга «нинди төп проектлар йогынты ясады», «бу ЅММга ничек тәэсир итте», «креативларда «хулиганлык»ка караш ничек үзгәрде» һәм «болар кая алып бара» кебек сорауларга җавап табарга мөмкин булачак.

12:00 сәгатьтә эре моушен-дизайнерлар җәмгыятенә нигез салучы Евгений Дружинин «CG-социализм» лекциясе белән чыгыш ясаячак.

Artist talk спикеры – radugadesign студиясенә нигез салучы һәм аның креатив директоры Иван Нефедкин чыгышы 13:00 сәгатькә планлаштырылган. Ул, төрле өлкәләрдәге профессионалларның тәҗрибәләрен кулланып, мультимедиа проектларын булдыру серләре белән таныштырачак.

14:00 сәгатьтә иң яңа сәнгать тарихы һәм жанрлары турында кереш лекция белән Британия югары дизайн мәктәбе укытучысы Анастасия Алехина чыгыш ясый. Беренче көн чараларына теркәлү сылтама буенча ачык.

25 нче майда 11:00 сәгатьтә Британия югары дизайн мәктәбенең «Мультимедиа-дизайн» курсы кураторы Максим Чепухалин Россия театрларында мультимедиа технологияләрен ничек кулланырга, алар ярдәмендә нәрсәгә ирешергә мөмкин булуын аңлатачак.

Төрле шоулар һәм телепрограммалар режиссеры Никита Садовников 12:00 сәгатьтә режиссурада һәм сценографиядә мультимедиалы карарлар турында сөйләячәк.

13:00 сәгатьтә NONOTAK иҗади дуэтын оештыручыларның берсе – Наоми Шипфер «Ут, тавыш һәм киңлек» темасына artist talk үткәрә. Фестивальдә катнашучыларга эксперт Volume инсталляциясе буенча таныш булачак.

Шуннан соң, 14:00 сәгатьтә, «Яңа медиалар сәнгатен ничек һәм кайда өйрәнергә» дигән темага фикер алышулар башлана. Икенче көн чараларында катнашу өчен теркәлү инде ачык.

Фестивальнең өченче көнендә, 26 нчы майда, шәһәр халкын продюсер Ольга Аршанскаядан, визуаль эффектлар супервайзеры Айнур Дәүләтовтан, концепт-рәссам Екатерина Четвериковадан лекцияләр көтә.

Чаралар сериясен «Медиа чорында архитектура» дискуссиясе төгәлләячәк. Анда Мәскәү архитектура институты укытучысы Сергей Дмитриев һәм Россиянең Фоторәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Шаһиморданов катнашачак. Дискуссиядә тормыш сыйфатын яхшырту һәм әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнешнең яңа формаларын булдыру өчен архитектурада яңа технологияләрне һәм сәнгать алымнарын куллану турында фикер алышачаклар. Чараларга сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Фестиваль турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган, дип хәбәр итте оештыручылар.

Барлык яңалыклар