Муниципаль парковка өчен «Казан паркингы 2.0» һәм «Горпарковка» кушымталары аша түләгән һәм дәүләт номеры яки машина кую зонасы номерында хата ясаган автомобиль хуҗалары хәзер аны көн ахырына кадәр төзәтә алалар. Мондый мөмкинлек кушымталар яңартылганнан соң барлыкка килде, моннан 5,7 меңнән артык кулланучы штрафлардан котылды. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында аппарат киңәшмәсендә Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров сөйләде.

Ул муниципаль парковкаларда машина кую өчен берничә ысул белән түләргә мөмкин булуын искәртте: смс-хәбәрләр, мобиль кушымталар яки паркоматлар аша. Әгәр проектны гамәлгә ашыру башында паркоматлар аша түләүне 23% автомобильче өстен күрсә, хәзер бу күрсәткеч 2% ка кадәр кимегән. Һәм киресенчә, мобиль кушымталарның танылуы 68% ка кадәр арткан, ә смс-хәбәрләр аша түләү 30% тәшкил иткән, дип билгеләде А.Сидоров.

Бүген «Казан паркингы 2.0» һәм «Горпарковка» кушымталарында 710 меңнән артык автомобильче теркәлгән, 920 меңнән артык дәүләт номеры муниципаль парковкалардан бер тапкыр булса да файдаланган. Агымдагы елда 5 млн 200 мең парковка сессиясе башкарылган, ә бөтен чорда ‒ 36 млн.

Моннан тыш, Сидоров машина йөртүчеләрнең игътибарын түләү вакытында парковка зонасы номерын тикшерергә кирәклегенә аерым юнәлтте, чөнки Интернет өзеклекләре булганда геолокация дөрес күрсәтелмәскә мөмкин.

Уңайлырак һәм сыйфатлырак куллану өчен кушымталар даими камилләштерелә. Шуның аркасында машина кую өчен түләү системасы эше тизләнде, уңайлырак булды, анда өстәмә функцияләр барлыкка килде.

Исегезгә төшерәбез, соңгы 20 елда Казанда теркәлгән автомобильләр саны 3 мәртәбә арткан — 152 дән 485 меңгә кадәр, ә 1 мең кешегә автомобильләштерү дәрәҗәсе — 138 дән 368 автомобильгә кадәр. 2015 елда шәһәрнең үзәк өлешендә тоткарлыкларга каршы көрәш чарасы сыйфатында бердәм шәһәр парковкасы үз эшен башлап җибәрде.

Муниципаль парковкаларны кертүгә кадәр шәһәрнең үзәк өлешенә көн дәвамында 100 меңгә якын автомобиль кергән, шуларның 60 меңе үз хуҗаларының эш урыннары янында калган, өстәвенә 2,5 мең машина – бары тик урамнарның машина йөрү өлешендә генә һәм анда көне буе торган.

Бүген вәзгыять сизелерлек үзгәрде — машина кую урыннарыннан көн дәвамында 110 меңнән артык автомобильче файдалана. Муниципаль парковкалы юл участокларында хәрәкәт тизлеге 9% ка артты. Бүгенге көндә ул сәгатенә уртача 35 км тәшкил итә. Түләүле парковкалар булган урамнар аша үтү вакыты 7-9 минутка кыскарды.

2025-07-14T11:50:23+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.