В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы мастер-классларда катнаша, икенчел чимал тапшыра һәм кирәкмәгән әйберләрне хәйрия фондына бирә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). «КультТорг» акыллы куллану фестивале Казанда 17-нче апрельдә узачак. Программада – мастер-класслар, икенчел чимал җыю, эшкәртелгән материаллардан әйберләр ярминкәсе һәм бүлмә үсемлекләре белән алмашу.
Фестиваль Казанда даими уза, киләсе күргәзмә исәп буенча тугызынчы булачак. Аның концепциясе өч экологик алымда төзелә: кыскарт, кабаттан куллан һәм яңадан эшкәрт. «КультТорг» – сатарга, эшкәртүгә тапшырырга һәм хәйрия эшләренә кирәксез әйберләрне тапшырырга мөмкин булган мәйданчык, шул ук вакытта әйберләргә мөстәкыйль рәвештә икенче тормыш бирергә яки волонтерларга дөньяны чистартырга ярдәм итәргә өйрәнү.
Бу юлы фестиваль 11.00 сәгатьтән18.00 сәгатька кадәр Бауман урамы, 44/8 адресы буенча узачак. Катнашучылар «Добро даром» хәйрия фондына кирәксез кием-салымны бирә алачак, иске әйберләрне икенчел файдалану буенча мастер-классларда катнаша һәм бу темага лекцияләр тыңлый, файдалы продуктлар, апсайклинг предметлары һәм хәтта үсемлекләр сатып ала алачак – «КультТорг»та беренче тапкыр йорт үсемлекләрен сату һәм алмашу белән Greenmarket узачак.
Моннан тыш, «Экологик. Казан» проекты активистлары икенче чималны аерым җыю оештыра. Казанлылар эшкәртү өчен пластик карточкалар, теш щеткалары, кыру станоклары, ручкалар, фломастерлар, трубочкалар, «Серле капкачлар» проекты өчен пластик капкачлар, су өчен фильтрлар, кремнардан һәм теш пасталарыннан калган (мәҗбүри рәвештә чиста, киселгән килеш) тюбиклар, таблеткалардан, чеклардан блистерлар, мобиль телефоннар, планшетлар, компьютерлар, ноутбуклар һәм «Галим комп» проектында файдалану өчен аларның комплектлау җайланмаларын, шулай ук автомобильнекеләрдән тыш батареяләр һәм аккумуляторлар тапшыра алачак.
«Табигать» экопроектында катнашучылар freemarket – «чүпләү» буенча акция оештырачак. Анда кирәкмәгән әйберләрне тапшырырга, буккроссингта катнашырга, бүлмә үсемлекләре белән алмашырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдә оештыручылар.