Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2023, 12:45

Чыршы уенчыклары белән алмашу, барахолка һәм экоуен – Казанда яңа ел «Культторг»ы ничек узачак?

Акыллы куллану фестивале 9 нчы декабрьдә оештырылачак

Фото: vk.com/culttorg

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь). Казанда 9 нчы декабрьдә «КультТорг» акыллы куллануның яңа ел фестивале узачак. Кунакларны барахолка, китап свопы, мастер-класслар, экоуен һәм башка активлыклар көтә.

12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр шәһәр халкы икенчел чималны эшкәртүгә тапшыра алачак. «Экологик» проекты волонтерлары кырыну станокларын, каләмнәрне, пластик капкачларны һәм карточкаларны, чекларны, ватылган телефоннарны, алардан калган чыбыкларны һәм зарядкаларны, фольганы, теш щеткаларын һәм башка фракцияләрне кабул итәчәк.

Шулай ук мобиль пунктта куллану вакыты чыккан дарулар һәм дару төймәләреннән блистерлар, картон төргәкләр калдырырга мөмкин булачак. Хәйрия максатларында активистлар киемнәр, шул исәптән джинслар, хайваннар приюты өчен әйберләр һәм җепләр кабул итәчәк.

Фестивальдә китап укырга яратучылар өчен китап свопы оештырыла. Кагыйдә буенча, никадәр китап алып килсәгез, шуның кадәрне үзегез алмашка ала алачаксыз.

Яңа ел алдыннан чыршы уенчыклары белән дә алмашып булачак. Мәйданчыкта декор әйберләрен, гирляндаларны һәм башка яңа ел атрибутикасын калдырып, үзеңә ошаган әйберләрне алып булачак. Свопны «Чиста уеннар – Татарстан» проекты активистлары оештыра. Алар шулай ук «КультТорг» кунакларына ылыслы агачларны җыю һәм эшкәртү буенча акция тәкъдим итәчәкләр.

Фримаркетта башка кирәкмәгән әйберләрдән (техника, савыт-саба, бизәнү әйберләре, канцелярия һәм спорт товарлары, иҗат өчен материаллар) котылырга мөмкин булачак. Әйберләрне яхшы хәлдә генә китерергә кирәк, аларны мәйданчыкта волонтерлар кабул итәчәк һәм сортларга аерачак.

Фестивальнең тулы активлык программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Чарага керү ирекле. Фестиваль Бауман урамы, 44/8 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар