Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2021, 12:00

5 проект авторы «Үз телем» конкурсы грантларына ия булды

Проектлар арасында – яшь натуралистның өстәл китабы, сабыйлар өчен энциклопедия, татар телендәге комикслар һәм татар теле онлайн-клубы

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Камилә Гобәйдуллина). Казанда татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» конкурсына йомгак ясадылар. Гомуми приз фонды 1 миллион сум тәшкил итте – 5 проект авторлары грантларга ия булды, дип хәбәр итте бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Азат Абзалов.

Җиңүче проектлар арасында – сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап» өстәл китабы, «Ник? Нигэ? Ник алай?» сабыйлар өчен энциклопедиясе, татар теле комикслары һәм «СкайТат» онлайн-клубы. Конкурска барысы 146 эш килде, шуларның 26-сы сынау этабына узды, дип сөйләде А.Абзалов.

Августта шулай ук татар телен өйрәнүне популярлаштыруга багышланган «Саумы, Казан» шәһәр турында хикәяләр конкурсына йомгаклар ясалачак. Гаризалар кабул итү 31-нче июльдә төгәлләнде. «Жюрига барлыгы 121 эш тәкъдим ителде, шуларның 51-е – татар телендә, 70-е – рус телендә. Конкурста катнашучылар географиясе Казан белән генә чикләнмәде, гаризалар шулай ук Төркиядән, Кырымнан, Австралиядән, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килде», – дип билгеләп үтте Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы. Жюри барлык эшләрне 25-нче августка кадәр өйрәнә, йомгаклар 30-нчы августта ясалачак. Хикәяләрнең иң яхшысы махсус китапта бастырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган 100-гә якын чара быел Казанда узачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.08.2021
Видеорепортаж
09.08.2021 11:22

Горький исемендәге паркта «Агачлар ни турында җырлый» спектакленең премьерасы булачак

Барлык яңалыклар