В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда спортчыларның биш категориясе буенча 30 кубок бүләк ителгән
Марат Мөгыйнов фотосы
Россиянең спорт остасы Мария Якимова Шахмат буенча Казан мэры кубогын яулады. Ярышларда яшь категориясе һәм осталык дәрәҗәсе буенча бүленгән спортчыларның биш категориясе арасында 30 кубок уйнатылган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
Ярышлар 4–5 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта оештырылды. Шахмат турнирында 50 спортчы – алдынгы гроссмейстерлар һәм талантлы яшь шахматчылар катнашты. Танылган спортчылар арасында шахмат буенча дөнья чемпионатында катнашучы егет Денис Хисмәтуллин һәм халыкара шахмат турнирларында көмеш медаль иясе Максим Самусенко да бар иде.
Ярыш кысаларында спортчылар 4 декабрьдә тиз шахмат турнирында, 5 декабрьдә блиц төрендә ярышкан. Россиянең спорт остасы Мария Якимова ике турнир нәтиҗәсе буенча Казан мэры кубогына ия булган.
Классик шахмат һәм киберспорт бергә үрелеп киткән урында барлыкка килгән инновацияле дисциплина – Storm Chess буенча күрсәтмә турнир бу елгы ярышларның төп яңалыгы булган. Storm Chess – Казан ИТ-паркының бизнес-инкубаторын тәмамлаучының авторлык эшләнмәсе. Кунаклар һәм катнашучылар реаль вакыт режимында интеллектуаль спорт дөньясында инновацияләрне күзәтә алган.
Исегезгә төшерәбез, 4 декабрьдә IT-паркта ярышларны ачу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин да бар иде, ул катнашучыларны сәламләде, аларга шахмат уеннарында уңышлар теләде һәм Татарстан Республикасы Шахмат федерациясенең балаларны кече яшьтән һәм тирәнтен әзерләү буенча хупланган тәкъдимен җиткерде.