Юлларда бозлавык көтелә
Иртәгә Татарстанда синоптиклар аз, урыны белән уртача кар явуын фаразлыйлар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булырга мөмкин, термометр баганалары -11..-16 градус күрсәтәчәкләр. Көндез -5..-10 градуска кадәр җылына.
Алдагы тәүлектә Казанда карлы һәм төньяк, төньяк-көнчыгыш 6-11 м/с ка кадәр җилләре белән һава торышы көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-13 градус тәшкил итәчәк, көндез һава -5..-7 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык вәгъдә итәләр.
Чәршәмбе төнлә Татарстанда аз гына явым-төшем булырга мөмкин, көндез урыны белән кар явачак. Төнлә синоптиклар -12..-17 градус, аязганда түбән урыннарда -20 градус, көндез -4..-9 градус фаразлый.
Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кар явачак. Төнлә -7..-12 градуска кадәр суытачак, көндез температура фоны -2..-7 градус дәрәҗәсендә булачак.
ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразы буенча, 28 февральдә һәм 1 мартта республикада урыны белән бераз кар явачак. Төнлә -10..-15 градус, көнчыгышта - 19 градус, көндез -2..-7 градус көтелә.