15-нче ноябрьдән «Замбези елгасы» комплексына QR-код булган очракта гына керергә мөмкин булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). Казан зооботаника бакчасында салкыннар башлангач, барлык хайваннарны җылы павильоннарга күчерделәр. Шәһәрлеләр аларны «Замбези елгасы» комплексында күрергә мөмкин, әмма моның өчен вакцинация яки соңгы ярты елда COVID-19 белән авырганны раслый торган QR-код күрсәтергә кирәк – 15-нче ноябрьдән Татарстанда яңа кагыйдәләр үз көченә керә.
Элегрәк Казан зооботаника бакчасы кышкы эш режимына күчте. 1-нче октябрьдән учреждениенең иске өлеше язга кадәр ябылды, ә «Замбези елгасы» килүчеләрне 17:00 сәгатькә кадәр кабул итә.
QR-код 18 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен кирәк, ләкин бу кагыйдә балаларга кагылмый – алар зооботаника бакчасына элеккечә керә, дип хәбәр ителә учреждениенең Instagram битендә. Казанлыларны ТР Милли китапханәсендә дә шундый ук үзгәрешләр дип кисәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, 15-нче ноябрьдән QR-код шулай ук театрларга, кинотеатрларга һәм кинозалларга, циркларга, концерт залларына керү өчен дә кирәк булачак. Коронавирус пандемиясе белән бәйле тиешле чикләүләр ТР Министрлар Кабинеты карары белән кертелде. Ә 22-нче ноябрьдән шундый ук таләпләрне җәмәгать транспорты пассажирлары өчен кертергә планлаштыралар.