Шәһәрлеләрнең торак белән тәэмин ителеше биш ел эчендә бер кешегә 28,7 кв.м кадәр арткан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). 5 ел эчендә Казанда 4,8 млн кв.м торак төзелгән. Шәһәрлеләрнең торак белән тәэмин ителеше бер кешегә 25,7 кв.м дан 28,7 кв. м га кадәр арткан. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров хәбәр итте. Чара Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.
Р.Гафаров сүзләренә караганда, 2022 елда төзелеш эшләре 70 млрд сумга башкарылган – бу узган ел күрсәткечләреннән 40% ка артыграк. Эш күләменең зур өлеше – 67% ы – күпфатирлы йортлар төзүгә туры килә, шул исәптән 12% ы – социаль ипотека программасы буенча. Яңа торакның өчтән берен индивидуаль төзелеш тәшкил итә. «Шәһәрдә торакка ихтыяҗ саклануы, төзелгән торак сатылуы мөһим», - диде Р.Гафаров. Ул быел торакны файдалануга тапшыру бурычы – 1 млн 250 мең кв.м, дип өстәде.
Гомумән алганда, Татарстанда 2022 елда 3 млн 93 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче һәм Россия буенча алтынчы урында.
«Әлеге катлаулы икътисади шартларда илкүләм проектларны бюджет тарафыннан финанслау программалары тулысынча сакланган», – диде Р.Гафаров һәм федераль хөкүмәткә, республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Казанда эшләр республикада гамәлгә ашырыла торган 13 илкүләм проектның 10 сы буенча алып барыла. 2019 елдан шәһәрдә 7 мәктәп һәм 27 балалар бакчасы төзелгән. Эшләр «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите», «Демография» илкүләм проектлары буенча алып барылган. Шулай ук 2 физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелгән, «Тасма» стадионында «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» программасы буенча йөгерү юллары өслеген алыштырганнар. Моннан тыш, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзелгән.
Социаль өлкәгә килгәндә, 2022 елда шәһәрдә 12,3 млрд сумлык эшләр башкарылган. Аерым алганда, 18 нче гимназияне реконструкцияләү төгәлләнгән, 2725 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелә башланган һәм якын арада Салават Күпере микрорайонында һәм «Светлая долина» торак комплексында тагын ике мәктәп төзелә башлаячак. «Демография» илкүләм проекты буенча 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Дәрвишләр торак массивында балалар поликлиникасы төзелә. «Мәдәни мохит» региональ проекты кысаларында ике балалар музыка мәктәбендә эшләр төгәлләнә», - дип искәртте Р.Гафаров.
Гомумән алганда, 10 ел эчендә Казанда федераль һәм республика программалары буенча 6,7 млрд сумнан артык суммага 106 мәктәп һәм 86 балалар бакчасы капиталь ремонтланган. 144 мәктәп ашханәсе модернизацияләнгән – бу гомуми санның 78% ы. «Бу бик яхшы нәтиҗәләр, алар белән Россиянең бер генә төбәге дә мактана алмый, әмма башкарырга кирәк эшләрнең масштабы бик зур», – дип билгеләде Р.Гафаров. Шулай итеп, 153 балалар бакчасында, 21 мәктәптә һәм 27 өстәмә белем бирү учреждениесендә 30 млрд сумлык ремонт кирәк. «Финанслау темплары сакланган очракта да, ремонт 45 ел дәвам итәчәк. Югарыдан бирелгән бюджет ярдәменнән башка башкарып чыга алмаячакбыз. «Мәгарифне үстерү» программасын киңәйтергә һәм көчәйтергә теләр идек. Әлеге мөмкинлекне карап чыгуыгызны сорыйм», - диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе.
Р.Гафаров шәһәрдә аерым категориядәге халыкның торак проблемаларын хәл итүне дәвам итүләренә аерым игътибар бирде. 2022 елда Казанның 1647 гаиләсе торак шартларын яхшырткан, 302 алданган өлешчеләр гаиләсенең проблемасы хәл ителгән. Бу максатларга ил һәм республика бюджетыннан 11,4 млрд сум бүлеп бирелгән.
Р.Гафаров билгеләп үткәнчә, авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 2012 елдан башлап Казанда 160 күпфатирлы йорт күчерелгән, шәһәр халкына 2300 дән артык торак бина бирелгән. Программаны финанслауның гомуми күләме 2,9 млрд сум тәшкил итә, 6700 казанлы фатир алган. Авария хәлендәге торактан күчерү өчен шәһәр халкына муниципаль фондтан 611 торак бина бирелгән. Шулай итеп, 2025 елга кадәр исәпләнгән республика программасын Казанда 3 елга алдан башкарып чыкканнар. Фатирларга 500 дән артык гаилә күченгән.
Бүгенге көндә Казанда сүтелергә һәм күчерелергә тиешле 91 күпфатирлы йорт кала. Аларда 2824 кеше яши. Йортлар 2017 елдан соң авария хәлендә дип табылды, шуңа күрә гамәлдәге программага кермәде, дип нәтиҗә ясады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.