В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2024 елга салым (27 млрд 373 млн) һәм салым булмаган (5 млрд 842 млн) керемнәрнең гомуми күләме 33 млрд 216 млн сум тәшкил иткән
Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясендә 2024 елда шәһәр бюджеты үтәлеше турында хисап тыңладылар. Шулай ук депутатлар 2025 елга һәм 2026-2027 еллар план чорына бюджетка үзгәрешләр кертте. Карар проектларын шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Утырышны ТР башкаласы мэры Илсур Метшин уздырды.
Докладчы сөйләгәнчә, 2024 елга Казан бюджетының керемнәр һәм чыгымнар буенча расланган күләме 41 млрд 658 млн сум тәшкил иткән. Салым һәм салым булмаган керемнәр күләме – 23 млрд 848 млн, ә кире кайтарылмый торган керемнәр – 17 млрд 810 млн сум. 2023 елның расланган планына карата үсеш 10% ка җитте.
Хисап чоры нәтиҗәләре буенча керемнәр 58 млрд 69 млн сум тәшкил иткән. Өстәмә керемнәр 16 млрд 411 млн сум тәшкил иткән. Шуның 9 млрд 367 млн сумы – салым һәм салым булмаган керемнәр, тагын 7 млрд сумы – түләүсез күчерүләр.
2024 елда салым (27 млрд 373 млн) һәм салым булмаган (5 млрд 842 млн) керемнәрнең гомуми күләме 33 млрд 216 млн сум тәшкил иткән, алдагы елга карата үсеш 37%, яки 9 млрд сум. Бюджетны формалаштыруда төп чыганакларның берсе – салымнар. Алар өлешенә шәһәрнең үз керемнәренең 82% ы туры килә. Алар НДФЛ – 14,7 млрд сум (54%), гомуми керемгә салым – 6,1 млрд сум, җир салымы – 4,4 млрд сум, физик затлар милкенә салым – 1,5 млрд сум, шулай ук башкаларны – 583 млн сум үз эченә ала.
Салым булмаган керемнәр структурасында күпчелек өлешен муниципаль милектән файдалану һәм аларны сатудан кергән акчалар алып тора (3 млрд сумнан артык). Башка күчерүләр 2 млрд 174 млн сум тәшкил итә.
Бюджетның икенче өлеше кире кайтарылмый торган керемнәрдән тора. 2024 елда план 17 млрд 810 млн сум күләмендә расланган, ә үтәлеше – 24 млрд 853 млн. Беренчел планга өстәмә рәвештә республика бюджетыннан 6 млрд 686 млн сум кергән. Барлык трансфертлар максатчан юнәлешле иде. Нигездә, өстәмә финанс ярдәмен социаль-мәдәни өлкәгә һәм шәһәр хуҗалыгына юнәлдерделәр. Шулай итеп, акчалар «май указлары»н үтәүгә (2,5 млрд), урам-юл челтәре, тышкы төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын карап тотуга (2,4 млрд) һәм башка кирәкле юнәлешләргә алынган.
Ирек Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2024 елда бюджет чыгымнары күләме 54 млрд 114 млн сум тәшкил иткән. Бу 2023 ел күрсәткечләреннән 23% ка яки 10 млрд сумга югарырак. Чыгымнарның зур өлешен социаль-мәдәни өлкә алып тора, аңа 40 млрд 241 млн сум (74%) юнәлдерелгән. Гомумдәүләт мәсьәләләренә – 8 млрд, шәһәр хуҗалыгына – 5,7 млрд акча тотылган, ә башка чыгымнар 109 млн тәшкил иткән.
Мәгариф өлкәсенә 33 млрд 101 млн сум акча тотылган. 2023 ел белән чагыштырганда, чыгымнар 21% ка, ягъни 5,5 млрд сумнан күбрәккә арткан. Акчалар мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә белем бирү һәм башка учреждениеләрне карап тотуга бүленгән. Мәгариф өлкәсе чыгымнары структурасында 80% хезмәткәрләрнең хезмәт хакына туры килә, 14% – коммуналь түләүләргә һәм милекне карап тотуга, тагын 3% – туклануны оештыруга һәм салым түләүгә.
Узган ел яшьләр сәясәтенә шәһәр бюджетыннан 530 млн сум бүлеп биргәннәр. Ә мәдәният өлкәсенә 2 млрд сумнан артык акча тотканнар. Шуның 1 млрд 629 млн сумы учреждениеләрне карап тотуга, 285 млн сумы гомумшәһәр чараларын уздыруга, тагын 71 млн сумы учреждениеләрнең материаль-техник базасын ныгытуга һәм террорчылыкка каршы саклану чараларына туры килгән.
Физкультура һәм спорт тармагына 1 млрд 894 млн сумнан артык акча тотылган. Шул исәптән: учреждениеләрне карап тоту – 1,7 млрд, материаль-техник базаны ныгыту, капиталь кертемнәр һәм террорчылыкка каршы саклану чаралары – 136 млн, спорт чараларын оештыру һәм уздыру – 55 млн сум.
Социаль сәясәт өлкәсенә 2 млрд 684 млн сум бүлеп биргәннәр. Бу акчалар җәмәгать транспортыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә (1 млрд 255 млн сум), укучыларны ташламалы тукландыруга (241,5 млн сум), опекада булган һәм тәрбиягә алган гаиләдә балаларны карауга (220 млн сумнан артык) тотылды.
Гомумдәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә 8 млрд сумнан артык акча тотылган. Акчалар муниципаль учреждениеләрне һәм инженерлык челтәрләрен капиталь ремонтлауга, реконструкцияләүгә һәм төзүгә, идарә аппаратын һәм муниципаль учреждениеләрне карап тотуга, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәүгә, салым түләүгә һәм башка юнәлешләргә бүленгән.
Шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә чыгымнар 5,7 млрд сум тәшкил иткән. Шушы күләмнән 4 млрд сумнан артыгын төзекләндерүгә бүлеп биргәннәр. Калган акчалар торак хуҗалыгына, милли иминлеккә һәм хокук саклау эшчәнлегенә һәм транспортка юнәлдерелгән.
Шулай итеп, шәһәр бюджеты үтәлеше керемнәр буенча 58 млрд 69 млн сум, чыгымнар буенча – 54 млрд 114 млн сум тәшкил иткән. Ел нәтиҗәләре буенча профицит – 3 млрд 955 млн сум.
Шулай ук бүген сессиядә депутатлар Татарстан башкаласының 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чоры бюджетына үзгәрешләр керттеләр. Нәтиҗәдә, 2025 елга Казан бюджеты күләме керемнәр буенча 50 млрд 839,8 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 58 млрд 705,1 млн сум, дефицит 7 млрд 865,3 млн сум, аны каплау чыганагы булып шәһәр бюджеты акчаларының калдыклары тора.