В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларны Казан Кремлендәге «Янәшәдә» инклюзив баннер күргәзмәсе буенча экскурсия көтә
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). Җомга көнне «Черек күл» паркында озата йөрүче этләргә, аларның төп күнекмәләренә һәм аларны өйрәтүгә багышланган лекция узачак. Тыңлаучылар алдында сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль реабилитацияләү республика үзәге психологы Екатерина Краснова чыгыш ясаячак.
Дискуссиядән соң катнашучыларны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Янәшәдә» инклюзив баннер күргәзмәсе буенча экскурсия көтә. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.
Очрашу 18:00 сәгатьтә амфитеатрда башлана, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.