В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаучылар алдында КФУның дин белеме кафедрасы өлкән укытучысы Илшат Гыймадиев чыгыш ясаячак
Фото: Денис Гордийко
Шәмаил – татар-мөселманнарның үзенчәлекле сынлы сәнгать жанры. Ул визуаль образны һәм сакраль текстны берләштерә, бер үк вакытта сәнгать әсәре, әдәби һәйкәл һәм дини үгет-нәсыйхәт булып тора.
Очрашу 19:00 сәгатьтә Буа янындагы амфитеатрда башлана. Һава торышы начар булган очракта, аны Гавами урыннар бинасына күчерәчәкләр (4 нче подъезд, 2 нче кат). Керү ирекле, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.