В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләргә тифлокоментарияләр белән ишарәләр телендәге экскурсияләр, тактиль макетлар турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь). 30 нчы ноябрьдә ТР башкаласында яшәүчеләргә «Музейдагы инклюзив тәҗрибәләр: Казан Кремлендә инклюзив программалар кемнәр өчен булдырыла» дигән бушлай лекция укыячаклар. Очрашуда шул исәптән рус ишарәләр теле ярдәмендә дә аралашырга мөмкин булачак.
Лекциядә шәһәрлеләр инклюзив программаларның нәрсә икәнен, кайчан барлыкка килә башлавын, аларга кем киләчәген һәм кем үткәрүен беләчәкләр. Шулай ук халыкны тифлокоментарияләр белән ишарәләр телендәге экскурсияләр, тактиль макетлар белән таныштырачаклар. Очрашуны инклюзив программалар кураторы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының фәнни-методик эш бүлеге җитәкчесе Дарья Моратова алып барачак.
Лекциягә керү бушлай, алдан теркәлергә кирәк. Очрашу бинаның 2 нче катында 18:30 сәгатьтә башлана.
Чара традицион рәвештә1-10 нчы декабрьдә уза торган Инвалидлар декадасына багышлана, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.