«Мәскәү» мәдәният үзәгендә Казан шәһәре думасы депутатларының һәм Башкарма комитет вәкилләренең Гагарин округы халкы алдында чираттагы хисабы узды.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Казан шәһәр думасы депутатларының һәм шәһәр Башкарма комитеты вәкилләренең ТР башкаласының Мәскәү районында Гагарин сайлау округы кешеләре алдында чираттагы хисабы узды.
Очрашуда Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәр Думасы депутаты Олег Калимов катнашты. Чараның өстәмә трансляциясе администрациянең youtube-каналында алып барылды.
2020 елда Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә гомуми суммасы 454 млн. сумлык 67 йортка капиталь ремонт ясалган, дип хәбәр итте узган елдагы эшләр турында хисап барышында Сергей Миронов. Ремонт эшләрен башкарганда һәр конкрет йорт өчен заманча технологик һәм индивидуаль карарлар кулланылган, дип билгеләп үтте ул. Мисал итеп, район башлыгы Мәскәү районының легендар «сталинка» – Декабристлар урамы, 183 адресы буенча урнашкан йорт фасадын һәм түбәсен капиталь ремонтлау турында сөйләде.
Евгения Лодвигова үз докладында заманча чынбарлыкта цифрлы технологияләр зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, якын арада хәл итүне таләп итә торган төп бурычларның берсе – «Электрон сәламәтлек саклау» системасын үстерү һәм, нәтиҗә буларак, шәһәр поликлиникаларында чиратларны бетерү.
Үз чиратында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов якын елларда федераль бюджеттан онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда технологияләрне үстерүгә финанслар бүлеп бирүне планлаштырулары турында хәбәр итте. Ул шулай ук онкоавыруларны башлангыч стадияләрдә ачыклый торган табибларны федераль финанс ярдәме хисабына стимуллаштыру планлаштырыла, дип өстәде.
«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында үз докладында Казан шәһәр Думасы депутаты Олег Калимов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, президент программасы буенча Мәскәү районы территориясендә 12 меңнән артык кеше өчен 37 ишегалды төзекләндерелгән. Программа юлларга асфальт салу, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, балалар уен комплексларын ремонтлау, каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын урнаштыру керә торган ишегалларын комплекслы төзекләндерүне күздә тота, дип өстәде спикер. Ул шулай ук әлеге программа ярдәмендә кирәкле урыннарда яңа җәяүлеләр тротуарлары төзүгә һәм йорт яны территорияләренә яктырту баганалары урнаштыру мөмкинлеге барлыкка килүгә игътибар итте. Бу чорда 34 йортта 242 яктырту баганалары урнаштырылган.
Казан хосписының штат режимында эшен дәвам итү турында ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов сөйләде. «Пандемия вакытында без авыр хәлдәге авыру балаларга да, өлкәннәргә дә ярдәм күрсәтү темпларын ташламадык», – дип ассызыклады ул. Хәзерге вакытта Казанда шәфкать туташлары карау бүлеге белән бергә озак вакыт торуга исәпләнгән 8,5 мең кв. м мәйданлы яңа хоспис төзелеше дәвам итә, дип өстәде В.Вавилов.
Киңәшмә барышында халыкның үз сорауларын белгечләргә бирү, фикер һәм идеяләр белән уртаклашу мөмкинлеге булды. Район халкының берсе Восстание урамындагы 38-нче номерлы йортта 17 елдан артык яшәгән композитор Рөстәм Яхинга мемориаль такта урнаштырырга тәкъдим итте. Сергей Миронов тәкъдимне кабул итте һәм администрация тиешле таләпне ТР Мәдәният министрлыгына юнәлтәчәк, дип хәбәр итте. Сорауны контрольгә Гагарин округы буенча депутат Олег Калимов алачак.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 4-нче февральдә, Тасмовск округы буенча депутатлар алдында хисап булачак. Очрашу 18.00 сәгатьтә «Полимер» мәдәният йортында Рәхимов урамы, 29 адресы буенча узачак.