В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Семинар Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак, керү ирекле
Фото: Денис Гордийко
Светлана Кекова – филология фәннәре докторы, Л.В.Собинов исемендәге Саратов дәүләт консерваториясенең гуманитар дисциплиналар кафедрасы профессоры, Аполлон Григорьев исемендәге, «Биеннале поэтов в Москве» халыкара фестиваленең «Москва-Транзит» һәм башка премияләр лауреаты.
Теләге булганнар семинарда шулай ук филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме буенча монографияләр һәм фәнни мәкаләләр җыентыклары авторы Руслан Измайловка да сораулар бирә алачак.
Очрашу 15:00 сәгатьтә башлана, уздыру урыны – Карл Маркс урамы, 26 нчы йорт. Керү ирекле, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Чара иртәгә тәмамланачак Православие китабы фестивале кысаларында уза. Катнашучылар өчен китаплар күргәзмә-ярминкәсе, руханилар белән әңгәмәләр һәм лекцияләр, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Саратовтан килгән православие язучылары белән очрашулар әзерләнгән.