Җәмәгать киңлекләрендә лекция-акцияләр сериясе оештырыла
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июль). ТР башкаласы паркларында сөяк мие донорлыгы турында лекцияләр сериясе үткәреләчәк. Очрашуларда казанлылар донация процедурасы турында беләчәк, кызыксындырган сораулар бирә һәм регистрга керә алачак.
Беренче лекция 31 нче июльдә «Черек күл» паркында узачак. Чара 18:30 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.
Сөяк мие донорлары регистрына керергә теләүчеләргә үзләре белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк. Донациягә каршы күрсәтмәләр белән сылтама буенча танышырга мөмкин.