В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика мәчетләрендә сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимеш кабул ителә.
Фото: ТР Диния нәзарәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләргә 14,5 тонна гошер сәдакасы таратты. Азык-төлек җыюда республиканың Алексеевск, Арча, Әлки, Әтнә, Балтач, Питрәч һәм Чирмешән районнары мөхтәсибәтләре катнашты.
Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү буенча хәйрия кампаниясе дәвам итә. ТР мәчетләренә яшелчә һәм җиләк-җимеш, мәсәлән, бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма һәм слива алып килергә мөмкин. Аннары продуктлар хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына яки турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә таратыла. Ярдәм күрсәтү өчен яки киресенчә алу өчен +7(843) 225-33-22 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бүгенге көндә «Зәкят» хәйрия фондының мохтаҗлар реестрында 1 меңнән артык гаилә исәпләнә. Алар арасында аз керемле, күп балалы, тулы булмаган һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр бар.
ТР Диния нәзарәте мохтаҗлар өчен азык-төлек җыюны ел саен республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә 2017 елдан бирле үткәрә. Беренче елны 160 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш җыелган. 2018 елда җыелган азык-төлек продуктлары күләме 600 тонна тәшкил иткән, 2019 елда – 1109,5 тонна, 2020 елда – 1000 тонна, 2021 елда – 577,33 тонна.
Татарстанда традицион рәвештә Гошер көне дип сентябрьнең соңгы шимбәсе билгеләнә. Быел ул 24 нче сентябрьгә туры килде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Гошер сәдакасы мөселман кешесе үстергән уңышның уннан берен мохтаҗларга бирүне күздә тота.