Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.11.2022, 13:32

ТР Президенты һәм Казан Мэры Салават күперендә урнашкан яңа «Сандугач» торак комплексын карады

Торак комплекс 1716 фатирлы 18 йортны үз эченә ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Салават күпере микрорайонындагы яңа «Сандугач» торак комплексында булдылар. Бүгенге көндә 1716 фатирлы 18 йортны үз эченә алган торак комплекска кешеләрне урнаштыру тәмамланган.

«Сандугач» ТК төзелеше 2020 елда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына башланды. Бүген торак комплексында бюджет өлкәсе һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, грантлар откан медицина хезмәткәрләре һәм ятим балалар яши.

Барлык фатирларда да сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны читтән торып тапшыру автоматик системасы бар.

Р.Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, торак комплекс төзелеше концепциясен булдырганда шәһәрлеләрнең фикерләре исәпкә алынган. Мәсәлән, җирле халык өчен машинасыз ишегаллары каралган. Ә ишегалды территорияләрендә уен, спорт һәм яшел зоналар барлыкка килгән. Ишегалларында шау-шулы ял итү зоналары юк, алар 400 метр озынлыктагы җәяүлеләр бульварында урнашкан.

Шулай ук ТР Президенты Салават күпере микрорайонының алдагы төзелеш планы белән танышты. 6,5 га мәйданлы территориядә 2008 фатирга 104 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла.

«Сандугач» торак комплексында шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
Татарстан Президенты һәм Казан Мэры «Сандугач» яңа торак комплексын карады
Барлык яңалыклар