Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2020, 15:39

Казанда яңа уку елы: иртәнге «фильтр», «үзгәреп торучы» тәнәфес һәм кыңгыраусыз дәресләр

Казанда 1-нче сентябрьдә көндезге режимда яңа уку елы башлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август, Алена Мирошниченко). Казанда 1-нче сентябрьдә көндезге режимда яңа уку елы башлана. Бүген Татарстан башкаласының Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең эш кагыйдәләре турында сөйләде.

Уку елы башыннан мәктәпләрдә көндәлек иртәнге «фильтр» оештырылачак. Балаларның, педагогларның температураларын контактсыз термометр белән үлчәячәкләр. Шул ук вакытта, М.Патяшина билгеләп үткәнчә, моңа ата-аналарның ризалыгы таләп ителми. «Мәктәпләрдә балаларның күпләп җыелуын булдырмас өчен, барлык керү урыннары да ачык булырга тиеш. Аларның һәркайсына билгеле бер сыйныфны ныгытырга кирәк. Балалар тәнәфесләрдә һәм ашханәләрдә кисешмәсен өчен, һәр сыйныфка дәресләрнең һәм ризыкны кабул итүнең индивидуаль графигы булдырылачак. Мәктәптә гомуми кыңгырау чыңлавы булмаячак», – дип сөйләде спикер төп үзгәрешләр турында.

Бүлмәләрне зарарсызландыруга аерым игътибар бирергә кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, башта мәктәпләргә бактерецид нурланыш җиһазлары булдырырга тәкъдим ителгән. Әмма яңа санитар кагыйдәләр чыгу белән быелның июлендә таләп мәҗбүри итеп куелган. Ведомство белгечләре Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә мәктәпләр өчен кирәкле сандагы нурланыш җиһазларны исәпләгәннәр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны сатып алуга финанслар бүлеп бирү турында карар кабул итте. Әйтик, һәр катта – икешәр җиһаз, шулай ук берәр нурланыш ашханә һәм актлар залында урнаштырылырга тиеш.

Әмма мәктәпләргә җиһазлар әле кайтып җитмәгән, шуңа күрә М.Патяшина барлык биналарны даими рәвештә җилләтергә киңәш итте. «Бу бик нәтиҗәле чара, чөнки вирус бүлмәне җилләткән вакытта һәлак була», – дип билгеләде ул.

Укытучыларга битлек кулланырга киңәш ителә. Аларны башка укытучылар, ата-аналар белән аралашканда һәм балалар белән индивидуаль дәресләрдә кияргә кирәк. Дәресне такта янында социаль дистанцияне үтәп алып барганда, битлек кулланмаска да мөмкин.

1-нче сентябрьдәге линейкага карата тыюлар юк, алар гадәти режимда узачак. «Бернинди куркыныч та күрмибез. Бездә 100-дән артык булмаган кеше катнашында массакүләм чаралар рөхсәт ителә, шуңа күрә төрле параллель класслар өчен аерым линейкалар үткәрү, сыйныфларны социаль дистанцияне исәпкә алып урнаштыру яхшырак, әти-әниләр битлекләрдә булырга тиеш», – диде спикер. Шул ук вакытта балалар бакчаларында иртәнге бәйрәмнәрне төркемнәрдә генә үткәрергә була.

Мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларын онлайн-режимда яки урамда уздырырга киңәш ителә. Әгәр ата-аналар белән очрашуны бинада уздырырга кирәк икән, җыелышта катнашучылар саны 50 кешедән артмаска тиеш, барысы да битлекләрдә булырга тиеш. Җыелыштан соң дезинфекция чаралары белән җыештырырга һәм бинаны җилләтергә кирәк.

Марина Патяшина шулай ук укучылар яки педагоглар авырса, нинди чаралар күреләчәге турында сөйләде. «Әгәр сыйныфта укучы яки укытучы коронавирус белән авырса, һәр конкрет очракта без ситуациядән чыгып чаралар комплексын уздырачакбыз. Авырган бала яки укытучы сәламәтләнгәнче изоляцияләнәчәк. Коллективка керү өчен сәламәтләнү турында белешмә һәм ковидка тикшерүнең ике тискәре нәтиҗәсен бирергә кирәк булачак, авыру белән элемтәдә булган балалар өчен медицина күзәтүе уздырылачак. Әгәр сыйныфта өчтән артык бала авырса, укытуның дистанцион формасына күчү мәсьәләсе хәл ителәчәк», – дип сөйләде М.Патяшина.

Укытучы авырып киткән очракта балаларга медицина күзәтүе оештырылачак, авыру белән элемтәгә кергән хезмәткәрләр элемтә дәрәҗәсе буенча изоляцияләнәчәк. Элемтәнең 8-10-нчы көненә аларның барысына да тикшерү узарга кирәк була.

Өстәмә белем бирү учреждениеләренә килгәндә, бүгенге көндә аларның эше буенча чикләүләр юк. Әмма Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, түгәрәкләр, секцияләр үткәрелә торган мәдәни үзәкләр, башка учреждениеләр, балалар өчен өстәмә дәресләр уздырыла торган барлык профилактика чараларын төгәл үтәргә һәм үз эшчәнлеге башлану турында ачылуга кадәр 1 эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш.

«Яңа уку елының башы – безнең өчен иң төп сынау. Мәктәптәге һәр директорның төгәл регламенты, балаларны каршы алуга җаваплылар саны һәм исемлеге, температура үлчәү, бүлмәләрне җилләтү һәм зарарсызландыру, төркемнәрне аеру, «үзгәреп торучы» тәнәфесләр булырга тиеш. Моны җайга салу һәм катгый контроль оештыру бик мөһим», – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин һәм район администрацияләре башлыкларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең төгәл регламентын һәм барлык таләпләрен үтәүне мониторинглауны тәэмин итәргә кушты.

«1-нче сентябрьдән барлык оештыру мәсьәләләрен гамәлгә ашырырга, шунда ук барлыкка килгән сорауларга җавап бирергә, аларны хәлне алдан белеп торсыннар өчен шәһәр дәрәҗәсенә чыгарырга кирәк, – диде шәһәр башлыгы. – Укытучыларга, директорларга, ата-аналарга безнең беркайчан да мондый шартларда уку елын башламавыбызны җиткерергә телим. Шуңа күрә барысына да сабыр итәргә, бердәм бурычны үтәргә кирәк. Хәзер хис-кичерешләр белдерер, социаль челтәрдә күпертелеп күрсәтелгән проблемаларны алга чыгарыр вакыт түгел – мәктәпнең һәр директорына барлык мәсьәләләрне дә ата-аналар комитеты, педагогик коллектив белән урында, район администрациясе, Мәгариф идарәсе һәм барлык кызыксынган һәм җаваплы затлар ярдәмендә хәл итәргә кирәк».
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 31.08.2020
Видеорепортаж
31.08.2020 14:15
Казанда яңа уку елы гадәти режимда башланачак
Барлык яңалыклар