Пациентлар бер көн эчендә, табиб-белгечләрнең консультацияләрен һәм диагноз кую белән клиник тикшерүне дә кертеп, бөтен диагностик циклны уза ала.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель). Якын арада туберкулез диспансерының яңа бинасын ачу планлаштырыла. Җиңү проспектында урнашкан яңа бинада медицина учреждениесенең барлык структур бүлекчәләре тупланачак, бу булган ресурс базасын оптималь файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Ачылышка әзерлекне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде.
Көн саен медицина учреждениесе 680 гә кадәр кешене (420 өлкән кеше, шулай ук 260 бала һәм яшүсмер) кабул итәр дип көтелә. Пациентлар бер көн эчендә, табиб-белгечләрнең консультацияләрен һәм диагноз кую белән клиник тикшерүне дә кертеп, бөтен диагностик циклны уза алачак.
Туберкулез диспансерында балалар һәм флюорография бүлекләре, амбулатор эндоскопия хезмәте, функциональ диагностика кабинетлары, бактериологик һәм клиник-диагностика лабораторияләре, административ-хуҗалык корпусын урнаштыру белән бәйле рәвештә бик күп медицина хезмәтләре күрсәтү мөмкин.
32 кабинетта 46 табиб-фтизиатр һәм 7 тар белгечлек буенча табиб (уролог, гинеколог, ортопед, офтальмолог, хирург, пульмонолог, оториноларинголог) сменалап эшләячәк. Бинада заманча таләпләргә туры китереп, имин санитар-эпидемиологик режим тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.