Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.06.2018, 09:20

5 номерлы маршрутка яңа трамвай вагоны чыга

Ел азагына кадәр Казанга 20 трамвай кайтачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). “Метроэлектротранс” МУП трамвай депосы яңа “СПЕКТР-71-407” трамвай вагоны белән тулыланды. Хәзер трамвай Казан юлларында сынау үтә. Шуннан соң аны “Тимер юл вокзалы – Кояшлы шәһәр торак массивы” 5-нче маршрутына чыгарачаклар. 20 яңа трамвай вагоннары депога ел азагына кадәр кайтыр дип планлаштырыла.

Казанның мондый вагоннарны эксплуатацияләү тәҗрибәсе бар – узган елда алынган 7 трамвай үзләрен эштә яхшы күрсәтте.

Махсус Казан өчен, техник бирем буенча, салонның түбән идәне өлешендә идәннең алмашынучан биеклеге каралган. Урта ишек уемында күтәрелмәле механик аппарель куелган, ул инвалид арбаларында хәрәкәт итүче пасажирлар уңайлылыгы өчен урнаштырылган.

“Уралтрансмаш” ААҖ чыгарган трамвай вагоннарын сатып алуга төзелгән килешү бәясе 340 млн сум тәшкил итә. Анда троллейбус һәм трамвай вагоннарын җитештерүчеләргә федераль субсидияләү программасы буенча һәр вагонга 8 млн сум күләмендә субсидия исәпкә алынган, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Билгеләп үтәргә кирәк, Казанның электр транспорты Россиядә иң яшьләреннән берсе булып тора. Шул ук вакытта ул даими рәвештә яңа күчмә состав белән тулыланып тора – 2013 елдан 140 троллейбус һәм 73 трамвай, шул исәптән 23 өч секцияле поезд алынган.

Барлык яңалыклар