Дәресләр аз сандагы кешеләр катнашында, социаль дистанцияне үтәп узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь, Алинә Бережная). Июльдә Казан паркларында һәм скверларында «Яшел фитнес» проектының яңа сезонын ачу планлаштырыла. Ачык һавада спорт дәресләре каз сандагы кешеләр катнашында узачак - 30 кешегә кадәр. Массачыл күнегүләрне үткәрү коронавирус буенча санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле барлык чикләүләр бетерелгәннән соң мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
«Яшел фитнес» проекты Казанда 2015 елда старт алды. 5 ел эчендә ул илнең 62 шәһәрендә 350 мең катнашучыны колачлады. Проектның алтынчы сезонында оештыручылар 43 төбәктә 500 мең катнашучыны спорт күнегүләренә җәлеп итәргә планлаштыралар. «Безнең планнарны коронавирус инфекциясе пандемиясе бераз үзгәртте, һәм «Яшел фитнес» онлайн-форматта эшли башлады. Бу чорда безнең күнегүләргә 16,5 мең кеше кушылды. Дәресләр проектның Instagram-аккаунтында, шулай ук социаль челтәрдә фитнес-тренерлар сәхифәләрендә узды», - дип сөйләде проект җитәкчесе Мурат Димитров. Аның сүзләренчә, тренировкаларның мондый форматын кышкы чорда дәвам итәргә мөмкин булачак, ул вакытта һава шартлары паркларда һәм скверларда тренировкалар үткәрергә мөмкинлек бирми.
«Яшел фитнес»ның алтынчы сезонында спорт сөючеләрне яңалыклар көтә. Мәсәлән, тренировкаларның бөтен программасы тупланган Zelfi - интернет-афиша сервисы барлыкка киләчәк. Шулай ук проектта катнашучылар санын күзәтеп булачак, ә спорт сөючеләр үткәрелгән дәреснең сыйфатын бәяли алачак һәм теләк булганда тренерларга чәйгә акча салырга мөмкин булачак. «Бүгенге көндә безнең базада бөтен Россия буенча 500 фитнес-тренер бар. Проектка бик күп теләк белдерүчеләр кушылырга тели», - дип билгеләп үтте М.Димитров.
«Яшел фитнес» чит илләрдә дә популяр. Әйтик, узган елда проектка Төркия дә кушылды, анда яшәүчеләр тренировкаларда катнаша алды. Әмма быел проектны оештыручылар Татарстан шәһәрләрендә һәм якын-тирә төбәкләрдә шөгыльләнүгә игътибар итәргә ниятли. «Быел безнең белән 30-лап шәһәр бар инде. Без үз тәҗрибәбезне илнең һәм дөньяның башка шәһәрләренә трансляцияләргә әзер, әмма, мөгаен, моны киләсе елда эшләрбез», - диде Мурат Димитров.
Ачык һавада массакүләм күнегүләрне барлык чикләүләрне бетергәннән соң гына яңартырга мөмкин булачак, дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Әмма июльдә катнашучыларның минималь саны белән күнегүләрне башларга мөмкин - 30 кешегә кадәр. «Аз сандагы кешеләр өчен без июльдә күнегүләр оештыра алырбыз, дип уйлыйм. Дәресләр мәҗбүри рәвештә социаль дистанцияне исәпкә алып үткәреләчәк. Күпсанлы кешеләр өчен күнегүләр турында әлегә сүз бармый», - дип ассызыклады Л.Фазлыева. Ул шулай ук халыкка ишегалларында спорт белән шөгыльләнүне оештырырга тәкъдим итте. «Бу искиткеч тәҗрибә Европа шәһәрләрендә популяр . Иң мөһиме - үз күршеләрен җәлеп итә алырлык инициативалы халыкны табу», - диде Л.Фазлыева.
Әлегә «Яшел фитнес»ка альтернатива булып Кабан күле яр буенда йога белән шөгыльләнү тора, дип билгеләп үтте Парклар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Дарья Куракова. «Бүген дәресләр иң аз сандагы катнашучылар белән уза - 10 кешегә кадәр. Кешеләр үзизоляция чорында өйдә утырып арды һәм тизрәк саф һавага чыгарга тели. Бу дәресләр бик популяр, йогада теркәү 2 минут эчендә тәмамлана», - дип сөйләде Д.Куракова. «Яшел фитнес»ка килгәндә, проект паркларда һәм скверларда программаның аерылгысыз өлешенә әверелде, 5 ел эчендә аны Казанда яшәүчеләр яратып өлгерде, дип өстәде Д.Куракова.