В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гамәлдән чыккан тәэмин итү элементларын ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына китерергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Казанлылар гамәлдән чыккан кечкенә батареялар һәм аккумуляторларны утилизацияләү өчен Дзержинский ур., 10 адресы буенча урнашкан яңа пункта китерә алалар. Махсус контейнер ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында урнаштырылган.
Кече токның химик чыганаклары көн дә кабул ителә, аларны министрлыкка керү янында урнаштырылган кызыл төсле контейнерда калдырырга мөмкин. Аны “САО “ЭРГО” компаниясе түләүсез тәкъдим итте. Контейнер тулган саен, кечкенә батареялар утилизацияләнәчәк.
Проект РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм җаваплы куллану культурасын үстерүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.