Очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә булачак.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Казан һәм Таулы Алтайны яңа туры авиарейс тоташтырачак. Очышлар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.
Татарстан башкаласыннан очып китү 00:45 кә планлаштырыла, Таулы Алтай шәһәренә килү – 8:10 да. Кире очыш – 9:15 тә, Казанга килү 8:50 сәгатькә билгеләнгән. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очышның озынлыгы 3,5 сәгать булачак.
Рейслар 1 нче майдан башлап эшли башлаячак, расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин. Маршрутларга 189 пассажир сыйдырышлы Boeing 737-800 очкычлары җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.