Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.05.2024, 17:40

«Апуш» балалар студиясенең яңа музыкаль спектаклен 400 гә якын казанлы карады

«Әкиятләр китабы» спектакленә «Мәскәү» мәдәният үзәге базасында шөгыльләнүче 34 яшь актер җәлеп ителгән

Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Кичә «Апуш» балалар театр студиясе «Әкиятләр китабы» премьерасын тәкъдим итте. Музыкаль спектакльне 400 гә якын кеше тамаша кылды. Алар алдында «Мәскәү» мәдәният үзәге студиясендә шөгыльләнүче 34 яшь актер чыгыш ясады.

«Әкиятләр китабы» ярдәмләшү, яхшылыкның һәрвакыт тантана итүе, тапкырлык, тугрылык турында. Сынауларны җиңеп чыккан кеше генә бүләккә лаек. Спектакль ТРның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча куелган. «Бу бик дулкынландыргыч һәм мөһим вакыйга, чөнки монда шөгыльләнүче «Апуш» шәкертләре бүген зур сәхнәдә тәүге адымнарын ясый. Минем өчен, автор буларак, икеләтә дулкынландыргыч. Студиядә тәрбияләнүчеләр белән үз эшенең осталары шөгыльләнә. Шуңа курә, балалар гына булсалар да, мин аларны профессионаллар дип саныйм», – ди әсәр авторы.

Шәкертләрне премьерага студия остазлары – спектакльнең режиссеры, ТРның атказанган артисты Зөлфәт Закиров, ТРның атказанган артисты, сәхнә хәрәкәте буенча педагог Артур Шәйдуллин, К.Тинчурин исемендәге театр артисты, сәхнә теле буенча педагог Гүзәл Галиуллина, К.Тинчурин исемендәге театр хормейстеры, вокал буенча педагог Алия Хәмзина әзерләгән.

Спектакль өчен музыканы композитор Вероника Максимова иҗат иткән, ә аның аранжировкасын Риф Әхмәтов башкарган. Тамашаның сценографы, рәссамы – Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Сәлимә Әскәрова, тавыш режиссерлары – Михаил Блинов, Денис Блинов, ут куючы рәссам – Илдар Шакиров, студиянең җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.

Мәдәният үзәге фойесында музыкаль почмак әзерләнгән иде. Тамаша башланыр алдыннан «Апуш» студиясенең башка төркем шәкертләре, үз репертуарларыннан төрле җырлар башкарып, килгән кунакларның, тамашачыларның күңелен күрде. Фортепианода М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе директоры Илзия Фәтхуллина уйнады. Шулай ук студия эмблемасы төшерелгән түштамгалар, футболкалар, блокнот, кружкалар сатып алу мөмкинлеге дә булды.

«Бик матур спектакль туган. Сезнең сәхнәгә чыгуыгыз ул – татар дөньясына яңа ишекләр ачу, чөнки татар телендә сөйләшәсез, татарча җырлыйсыз, биисез. Сез – безнең чын байлыгыбыз, безнең өчен иң мөһиме сезнең бәхетле булуыгыз. Алга таба да шундый матур пьесалар, спектакльләр туар дип ышанабыз», – дип мөрәҗәгать итте яшь актерларга Гүзәл Сәгыйтова.

Спектакль ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән сәхнәләштерелгән.

«Апуш» студиясенең театр сезоны 4 нче июньдә ябыла. Хәзер барлык төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр һәм аларның остазлары зур чарага әзерләнә.

Барлык яңалыклар