Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көненә технопарк ачарга кушты.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Глобаль проект, башкаладагы иң яхшы урында урнашачак. Республика көненә без яңа IТ-парк төзергә генә түгел, аны эшләтеп җибәрергә дә тиешбез», – диде Р.Миңнеханов Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгының йомгаклау коллегиясендә.
Технопарк ике бинадан торачак, аның мәйданы 43 мең кв.м тәшкил итәчәк – бу Казан IТ-паркы бинасыннан бер ярым тапкырга диярлек күбрәк.
««Сан» кварталы Казан үзәгендә республика IТ-индустриясенең яңа визит карточкасы булачак һәм Татарстанның илдә IТ-технологияләр үсешендә лидер буларак позициясен ныгытачак», – дип саный Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Айрат Хәйруллин.
Халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча яңа IТ-парк күренекле галим, үзебезнең илнең электрон исәпләү машинасын ясаучы Бәшир Рәмиев исеме белән аталачак.