Быел сәхнәне бозда ук урнаштырачаклар һәм берьюлы ике прокат пункты ачылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда Яңа елны «Черек күл» паркында каршы алырга була, анда массакүләм тимераякта шуу һәм бәйрәм концерты оештырылачак. 27-нче декабрь көнне шугалак рәсми рәвештә ачылачак. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов сөйләде.
Яңа ел төнендә паркка килүчеләргә бәйрәм кәефен артистлар бүләк итәчәк, ә төн уртасында зур экраннарда Россия һәм Татарстан президентларының мөрәҗәгатьләрен трансляцияләү башланачак.
Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен шугалак эшләячәк – Яңа ел төнендә тимераякларны 2:00 сәгатькә кадәр арендага алырга мөмкин булачак, ә программа үзе 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Роберт Гарипов хәбәр иткәнчә, быел сәхнәне шугалакта ук урнаштырачаклар, шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен тимераяклар прокатының берьюлы ике пункты ачылачак. «Аренда өчен 26-нчы үлчәмнән 47-нче үлчәмгә кадәр 450 пар тимераяк булачак. Әлегә йөри белми торган балалар өчен «фигурист ярдәмчеләре» биреләчәк, – махсус җайланмалар ярдәмендә алар үзләрен бозда ышанычлы хис итә алачак», – дип сөйләде Роберт Гарипов.
Яңа елга кадәр эш көннәрендә шугалак 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Яңа ел каникулларында шугалакта балалар өчен фигуралы шуу буенча мастер-класслар, шулай ук dj-сетлар һәм музыкаль төркемнәр чыгышлары планлаштырылган.
Шугалак эше, күңел ачу программасы турында тулырак мәгълүмат махсус сайтта урнаштырылачак, аны тиз арада эшләтеп җибәрү планлаштырыла.