В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ил буенча сәфәр өчен 15-нче июньгә кадәр түләгәндә, казанлылар сәяхәтләр бәясенең 20%-ын кире кайтара алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Бүген Россиядә туристик кешбэк программасының яңа этабы башланды. 15-нче июньгә кадәр Казан туристлары ил буенча турлар сатып ала һәм эчке туризмны стимуллаштыру буенча дәүләт программасы кысаларында сатып алу бәясенең 20%-ын кире кайтара алачак.
Кешбэк рәвешендәге субсидия 18-нче марттан 15-нче июньгә кадәр түләнгән туристик хезмәтләр өчен күчереләчәк, дип хәбәр ителә мирпутешествий.рф сайтында. Турны сатып алыр алдыннан "Мир" түләү системасы картасын сайтта лояльлек программасында теркәргә кирәк. Шунда ук акциягә тоташтырылган туроператорлар, отельләр һәм агрегаторлар исемлеге урнаштырылган.
Сәяхәттән 30-нчы июньнән дә соңга калмыйча кайтырга кирәк. Турның дәвамлылыгы яки кунакханәдә яшәү кимендә 2 төн булырга тиеш. Кире кайтару суммасы – турның 20% бәясеннән, әмма 20 мең сумнан артык түгел. Субсидияне чикләнмәгән тапкыр алырга мөмкин.
Программа шартлары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Россия турларын сатып алганда акчаларны өлешчә кире кайтару программасы 2020 елда старт алды һәм ике этапта узды. Бу вакыт эчендә ил халкы 6,5 млрд сумлык турлар сатып алган, ә кешбэкның гомуми суммасы 1,2 млрд сум тәшкил иткән, дип хәбәр ителә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты сайтында.