В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар 2 нче ноябрьдән башлана.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). 2 нче ноябрьдән Казан белән Тегеранны яңа авиарейслар тоташтырачак. Рейслар чәршәмбе көнне атнага бер тапкыр башкарылачак.
Татарстан Республикасы башкаласыннан очышлар – 1:05 кә , Тегеранга килеп җитү 5:10 сәгатькә планлаштырылган. Иран башкаласыннан самолет кире 6:35 сәгатьтә очып китәчәк, Казанга 9:45 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очыш озынлыгы якынча 3,5 сәгать тәшкил итәчәк. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.