В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Самолетлар атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак.
Фото: Екатерина Измайлова
Казаннан 11:15 сәгатьтә очып китәчәк, Сыктывкарга 12:40 сәгатьтә төшәчәк. Аннары 13:40 сәгатьтә самолет Архангельскига китәчәк, анда 15:00 сәгатьтә төшәчәк.
Архангельскидан кире юнәлештә 15:45 тә очачак, Сыктывкар аэропортына 17:05 сәгатьтә төшәчәк. Аннары 18:05 сәгатьтә самолет Казанга оча һәм Татарстан башкаласына 19:35 сәгатьтә төшә. Җәдвәлдә һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очыш программасы 28 нче сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
«РусЛайн» авиакомпаниясе очышларны 50 урынлы Bombardier CRJ-100/200 самолетларында башкарачак, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.