В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар CRJ-200 самолетында атнага ике тапкыр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). 2 декабрьдә Казаннан Чиләбегә авиарейслар эшли башлый. Очулар CRJ-200 самолетында чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 27 декабрьгә кадәр атнага ике тапкыр башкарылачак.
Казаннан очып китү вакыты - 20.00, Чиләбегә килү вакыты - 23.30, Чиләбедән очып китү вакыты - 00.30 (пәнҗешәмбе), Казанга килү вакыты – 23.50 (чәршәмбе).
Якшәмбе көннәрендә Казаннан очып китү вакыты - 13.50, Чиләбегә килү вакыты - 17.10, Чиләбедән очып китү вакыты – 18.00, Казанга килү вакыты – 17.20. Ике аэропорт өчен дә җирле вакыт күрсәтелгән.
Очыш якынча 1 сәгать 20 минут дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр "ЮВТ-Аэро" авиакомпаниясе матбугат хезмәтендә.