В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киңлек «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» оешмасының гуманитар штабында ачыла
Фото: vk.com/mger.tatarstan
Музей кунаклары экспозиция белән интерактив форматта – виртуаль чынбарлык күзлекләре ярдәмендә таныша алачак. Киңлектә казанлылар махсус хәрби операцияне үткәрү сәбәпләрен беләчәк, шулай ук утка тотылган шәһәрләрне күрәчәк, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» оешмасының Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов сүзләренә сылтама белән.
Элегрәк Татарстаннан махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең Казан мэры Илсур Метшиннан махсус җиһазларның чираттагы партиясен алачагы турында хәбәр ителгән иде. Аңа тепловизорлар, рацияләр, бронежилетлар, прицеллар, дизель һәм бензин генераторлары, аптечкалар, йокы капчыклары кергән. Исемлек хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең мөрәҗәгатьләре буенча төзелгән.