Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.11.2019, 17:10

«Замбези елгасы»на гамадриллар һәм дик-диклар күченде

Зоопарк хезмәткәрләре хайваннарны тиз арада җайлаштыру өчен уңайлы шартлар тудыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасының яңа өлешенә Африка хайваннарын күчерүне дәвам итәләр. Кичә уңайлы иркен вольерларга 18 гамадрилны һәм дик-диклар парын күчергәннәр.

Зоопаркка яңа күчүчеләр өчен җылытыла торган вольерлар алдан әзерләнгән иде: гамадриллар кышын үзләрен уңайлы хис итсен өчен, вольерларда һава температурасы +25 градус тәшкил итә. Приматлар ике гаилә булып яши, аларда төп роль Искәндәр һәм Андрей атамлы ата гамадрилларга бирелгән. «Гамадриллар бик көчле, аларда иерархия катгый төзелгән: әгәр атага нидер ошамый икән, ана гамадриллар да үзләрен агрессив тота башлый, шуңа күрә без күчергән вакытта аларга наркоз салдык. Хайваннарның үзләре өчен дә шулай уңайлырак һәм хезмәткәрләр өчен куркынычсызрак», - дип аңлатты экзотариум мөдире Татьяна Ганибаева.

Гамадриллар акрынлап яңа яшәү урынын үзләштерә. Җайлашу тизрәк узсын өчен, зооботаника бакчасы хезмәткәрләре хайваннарны җәдвәлгә өйрәтә – ашарга һәм йөрергә вакыт җиткәч сыбызгы сызгырталар. Сүз уңаеннан, көзге-кышкы чорда гамадриллар туклануында үзенчәлекләр бар. «Приматлар көзге-кышкы шартларга күчте, аларның рационында җиләк-җимеш, шул исәптән цитрус, яшелчә саны артты. Шулай ук без аларга витаминнар, аерым алганда, акбурда булган кальций бирәбез: гамадриллар җитәрлек кальций алмаса, алар вольер диварларын ялаячак», - дип аңлатты Т.Ганибаева.

Елның салкын вакытында приматлар махсус вольерларда йөри. Биредә алар өчен гамаклар, канатлар эленгән, ә бина идәненә ком сибелгән. Аларга көнгә 15 минут йөрергә туры килә.

Татьяна Ганибаева сөйләгәнчә, җәй көне гамадриллар 3 мең кв. м мәйданлы ачык урам вольерына күчәчәк, анда фил белән күршеләр булачаклар. Вольер периметры буенча зур булмаган көчәнешле махсус койма урнаштырылган – бу хайван койма аша сикермәсен өчен эшләнгән.

Яңа торакка шулай ук ана һәм ата дик-дик күченгән. Алар дөньяда иң кечкенә антилопа булып саналалар. Олы хайванның авырлыгы нибары 4,5-5 кг. тәшкил итә. Тояклылар бүлеге мөдире Татьяна Буслова сөйләвенчә, дик-диклар табигатьтә парлап яшиләр, шуңа күрә зоопаркта да аларны бергә урнаштырганнар. «Дик-диклар синхрон хәрәкәт итә, ата дик-дик һәрвакыт ана дик-дик янында, аны саклый һәм аларның уртак тормышы өчен шартлар тудыра»,-дип сөйләде Т.Буслова һәм дик-диклар – бик куркак хайваннар, шуңа күрә, тизрәк җайлаштыру өчен, зоопарк хезмәткәрләре алар белән мөмкин кадәр сирәгрәк элемтәгә керәләр, дип өстәде.

Дик-дикларның вольеры аларның табигый яшәү шартларына максималь якынайтылган – периметр буенча ташлар һәм яфраклар таратылган, сүз уңаеннан, хайваннар аларны ашаудан тыш, яшеренү урыны сыйфатында да кулланалар. Җәй көне дик-диклар урам вольерларына күчәчәк.

Исегезгә төшерәбез, хайваннарны яңа вольерларга этаплап күчерү 30-нчы октябрьдә башланды. Иркен, уңайлы вольерларга сурикатлар, крокодиллар, челәннәр, Бразза мартышкалары, лемурлар һәм башка җәнлекләр күчкән инде. Якын арада зоопаркка тәвә кошы, марабу, зебра һәм гну антилопасы күчәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Замбези елгасы» Яңа елга ачылачак. Казан зооботаника бакчасының территориясе реконструкциядән соң өч тапкырга артачак – 7-дән 21 гектарга кадәр. Зоопарк өч өлешкә бүленәчәк: Африка хайваннары урнашачак «Замбези елгасы», Көньяк Америкада яшәүче хайваннар яшәячәк «Амазонка елгасы» – һәм Россиянең төрле почмакларындагы хайваннар торачак территория. Өч өлеш тә үзара күперләр һәм тоннельләр белән тоташтырылыр, дип планлаштырыла.

Фоторепортаж
Казан зооботаника бакчасына гамадриллар һәм антилопалар күченде
Барлык яңалыклар