Ике ана һәм бер ата лемур Казанга Түбән Новгородтан китерелгән.
Фото: «Замбези елгасы» зоопаркы
Зоопаркның өч яңа яшәүчесе Казанга Түбән Новгородтан китерелде. Бәләкәй лемур балаларының тууына ярты ел гына, әлегә аларның кушаматлары юк. Хәзерге вакытта мәче лемурлары 30 көнлек карантинда тора, ләкин инде монда элегрәк китерелгән башка ике лемур белән киртә аша танышырга да өлгергәннәр.
Билгеләп үтик, мәче лемурларын шулай ук катта, маки яки боҗралы койрыклылар дип тә атыйлар. Бу хайваннар Мадагаскарда яши. Алар төнлә яшәү рәвеше алып барганга күрә, аларны өрәкләр дип атыйлар. Лемур үзенең озын, буйлы койрыгы белән аерылып тора. Хайваннарның характерлы сыйфатлары - ихласлык, кызыксынучанлык, шул ук вакытта саклык. Алар кешегә якын ук килергә мөмкиннәр, ләкин беркайчан да үзләренә кагылырга рөхсәт итмәячәкләр. Башка урынга күчеп, дислокация урынын алыштырыр өчен, еш кына пыяладан йөгереп үтәләр, һәм шул вакытта аларның йонсыз кара тәнле учларын күрергә була. Аяк табаннарындагы тире пыяла өслегенә ябыша һәм тигезлекне сакларга мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта «Замбези елгасы» зоопаркында 40-тан артык төр хайваннар яши - су сыеры, крокодиллар, гамадриллар, тәвә кошлары, Мисыр челәннәре, ташбакалар, Бразза мартышкалары, сурикатлар, даманнар, дик-диклар, арысланнар, зәңгәр гну, лемурлар һәм башкалар. Күптән түгел генә монда шулай ук таҗлы торналар, кафр каргалары һәм Африка марабулары да урнашты.