Казанда Россиядәге иң озын боҗралы трамвай маршрутының җиһазланышы яңартылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Казанның трамвай тукталышларында яңа мәгълүмати таблолар барлыкка килде. Алар транспортның килеп җитү вакытын гына түгел, тоткарлану сәбәпләрен дә күрсәтә, шулай ук якты светодиодлар белән җиһазландырылган. Мондый җайланмалар 5-нче һәм 5а номерлы боҗралы трамвай маршруты тукталышларында урнаштырылган.
Бүгенге көндә алар белән маршрутның 96 тукталышы җиһазландырылган. Салдырылган таблолар автобус тукталышларын җиһазландыру өчен «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенә тапшырылды, дип хәбәр итәләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.
Трамвайның яки троллейбусның кайда булуы һәм тукталышка килү вакыты турында мәгълүматны шулай ук «Яндекс» һәм «Казань транспорт» мобиль кушымталарыннан да карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 5-нче һәм 5а номерлы боҗралы трамвай маршруты – Россиядә иң озын маршрут. Аның озынлыгы 34 км тәшкил итә. Ул 2020 елда Зур Казан боҗрасының яңа участогы ачылгач боҗраланды.