Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2025, 12:03

Яңа спорт үзәкләре, мәйданчыклар һәм спорт объектларын төзекләндерү: Казан спорт мохитен үстерүне дәвам итә

2013 елдан республика программасы ярдәмендә шәһәрнең төрле районнарында барлыгы 129 спорт мәйданчыгы төзелгән

Денис Гордийко фотосы

Татарстан башкаласында спорт инфраструктурасын үстерү дәвам итә. Бу елны шәһәрдә берничә спорт объекты төзелгән һәм искергән биналар төзекләндерелгән. «Рубин» футбол клубы базасында Футболны үстерү үзәген ачу мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Агымдагы елда шулай ук биш яңа универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Төзекләндерү эшләре «Хезмәт резервлары» һәм «Ракета» стадионнарында башкарылган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.

Копылов урамында урнашкан «Рубин» футбол клубы базасында төзелгән Футболны үстерү үзәген ачу төп ел вакыйгаларының берсе булды. Әлеге объект «Физик тәрбияне һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проекты кысаларында төзелгән.. Россия президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша спорт мәктәбен ачу тантанасында катнашты.

«Салават күпере» торак комплексында Мастер урамында «ФИЗРА «Спорт үзәге» физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексы төзелеше дәвам итә. Эшләр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Моннан тыш, агымдагы елда биш яңа универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка килгән, шуларның дүртесен мәгариф учреждениеләре территориясендә күрергә була. 2013 елдан республика программасы ярдәмендә Казанның төрле районнарында барлыгы 129 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.

Эшли торган спорт корылмалары да игътибардан читтә калмаган. «Хезмәт резервлары» стадионында 1962 елда төзелгән төп бинаны капиталь төзекләндерүнең икенче этабы тәмамланган. Бокс залында да үзгәрешләрне күрергә була.

«Ракета» стадионында җылылык челтәрләре алыштырылган, җылылык пункты, шулай ук өлешчә бинаның алгы ягы һәм трибуналар төзекләндерелгән.

Моннан тыш, «Тасма» спорт мәктәбендә җиңел атлетика манежы бинасының алгы ягы төзекләндерелгән. Гудованцев урамындагы «Смена» спорт мәктәбе бинасының түбәсе төзекләндерелгән һәм тәрәзәләре алыштырылган, дип сүзен йомгаклады Илья Коротихин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.12.2025
Видеорепортаж
01.12.2025 13:11
Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат сараен реконструкцияләүнең беренче этабы 90 процентка башкарылган
Барлык яңалыклар