В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мемориаль сквер Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗиганең 40 еллыгы уңаеннан төзекләндерелгән
Тышкы төзекләндерү комитеты фотосы
Казанның Әмирхан проспектындагы скверда Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне юкка чыгару белән көрәшүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәсен төзекләндергәннәр. Киңлектә биш яңа эскәмия һәм урна барлыкка килгән, монумент янында, мәйдан уртасында брусчатка алыштырылган. Эшләр истәлекле датага – Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗиганең 40 еллыгына әзерлек кысаларында үткәрелде, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Түгәрәк клумбаны яшелләндерүгә аерым игътибар бирелгән, анда 260 төрле күпьеллык үсемлек утыртылган. Иҗтимагый киңлектә узган айда шулай ук 11 өрәңге һәм 13 артыш үсентесе барлыкка килгән.
Алдарак Казанның Мәскәү районында урнашкан Урицкий исемендәге паркта бик зур яшелләндерү эшләре башкарылуы: парк территориясендә ылыслы 100 агач утыртылуы турында хәбәр ителгән иде. Хәзерге вакытта биредә биеклеге 3,5 метрдан артыграк булган эре нарат үсентеләрен күрергә була.