В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр яшүсмерләр клублары аккаунтларында үткәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Программалаштыру, скетчинг һәм өй шартларында чәч җыю нигезләре буенча онлайн-дәресләр бу атнада Казанда узачак. Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә яңа эфирларга кушыла алачак, анда шулай ук әдәби кунак бүлмәсе, волонтерлык берләшмәсе очрашуы һәм кызыклы тәҗрибәләр үткәрү планлаштырыла.
12-нче майда 15.15 сәгатьтә казанлыларны Scratch телендә программалаштыру нигезләре буенча онлайн-дәрескә чакыралар. Дәрес темасы - исемлекләр белән эшләү.
«Бөтен гаилә белән укыйбыз» акциясе кысаларында иң яраткан балалар шагыйренә багышланган әдәби кунак бүлмәсе узачак. Эфир 12-нче май 16.00 сәгатьтә башлана.
13-нче май 16.00 сәгатьтәяшь казанлылар скетчинг техникасында язгы чәчәкләр ясарга өйрәнә алачак.
13-нче май 17.30 сәгатьтә волонтерлар берләшмәсендә катнашучылар балаларны тәрбияләүнең психологик-педагогик үзенчәлекләре турында фикер алышачак. Мәгълүмат җәйге лагерьда эшләү өчен кирәк булачак.
«Чәчләрне үз кулларың белән матур итеп җыю» мастер-классы 14-нче май 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
14-нче май 18.00 сәгатьтә туры эфир форматында 3-7 яшьлек балалар белән шарлар, шешәләр, сода һәм серкә кулланып, кызыклы тәҗрибәләр үткәрәчәкләр.
Балаларны 15-нче май 15.00 сәгатьтә пастель белән алма ясарга көтәчәкләр.
Башлап килүче вокалистка фортепиано ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә тавышны ничек итеп көйләргә мөмкин булуын 16-нчы май 15.00 сәгатьтә узачак дәрестә сөйләячәкләр.
Онлайн-дәресләр яшүсмерләр клублары аккаунтларында үткәреләчәк, яңалыкларны «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе сәхифәсендә күзәтеп барырга мөмкин.
Узган атнада «Яшүсмер» берләшмәсе аккаунтларында барлыгы 150-дән артык мастер-класс узды, аларны 7 мең кеше карады. Иң популяр эфирлар арасында - «Гитарада сугыш чоры җырлары», «Акварель белән рәсем ясау дәресләре» һәм «Галәм белән ничек килешергә. Шимбә, якшәмбе».