В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сигез учреждениедә җиһазларны һәм инвентарьны «Демография» илкүләм проекты буенча яңарттылар
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Казанның сигез спорт мәктәбенә яңа җиһазлар һәм инвентарь тапшырылды. Аларны «Спорт – тормыш нормасы» төбәк программасы кысаларында «Демография» илкүләм проекты буенча сатып алганнар.
Өч каноэ-көймә һәм аларга мендәрләр, шулай ук эргометр спортның ишкәкле төрләре буенча олимпия резервы спорт мәктәбе өчен сатып алынган. «Тасма»да 90 яңа татами, 45 һәм 50 кг авырлыктагы көрәш манекеннары, ятып штанга күтәрү өчен эскәмияләр, турниклар, гимнастик стенкалар һәм канатлар барлыкка килгән.
«Ракета» өчен 30 дан артык гантель, 18 көрәшче манекены һәм җиде канат сатып алганнар. «Хезмәт резервларында» 12 футбол һәм 10 баскетбол тубы, 20 медбол һәм тимераяклар өчен алты пар лезвия барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.
«Центральный» физкультура-спорт җәмгыятендә хәзер спорт гимнастикасы өчен яңа җиһазлар бар: бруслар, бүрәнәләр, эскәмияләр һәм ат. «Идел» спорт мәктәбе өчен ике гимнастика келәме, «Авиатор» өчен җиңел атлетика барьерлары, гантельләр, ату өчен 50 туп һәм 30 медбол, ә «Дельта» өчен өч чаңгы тренажеры сатып алынган.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында 18 муниципаль спорт мәктәбе эшли, аларда 17 меңгә якын бала шөгыльләнә. 45 спорт төре буенча күнегүләр шәһәрнең заманча объектларында оештырылган.