Самолетлар сишәмбе көннәрендә очачак.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь). 1 нче ноябрьдән яңа авиарейслар Казан һәм Ереванны бәйләячәк. Рейслар атнага бер тапкыр – сишәмбе көннәрендә башкарылачак.
Татарстан Республикасы башкаласыннан очыш 22:20 дә, Ереванга төшү икенче көнне 2:30 сәгатьтә планлаштырыла. Әрмәнстан башкаласыннан кире очыш 19:00 гә билгеләнгән, Казанга килү вакыты – 21:20.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Әрмәнстанда вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алда. Очу озынлыгы 3 сәгатьтән бераз гына артык булачак. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин.
Рейсларны Armenia Airways авиакомпаниясе башкарачак, маршрутларга 148 урынга исәпләнгән Boeing 737-800 самолетлары җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.