В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел бу вакыйга Универсиаданың 10 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче август). «Тәмле Казан» гастрофестиваленең яңа урыны итеп Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалды сайланды. Ул шулай ук гадәттәгечә «Казан» гаилә үзәге янында да узачак. Бу хакта шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары чарага 19 нчы һәм 20 нче августта килә алачак. Мәйданчыклар 11:00 дән 21:00 гә кадәр эшләячәк.
Элегрәк KZN.RU порталы фестивальдә катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр иткән иде. Сайлап алу критерийлары арасында меню булу, локаль продуктларны куллану һәм ризыкларны бирүнең оригинальлеге бар.